Лениногорскида яшьләрнең пенсия грамоталылыгын арттыру кампаниясе башланды

2024 елның 22 ноябре, җомга

1 ноябрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль грамоталылыгын арттыру буенча кампания старт алды.

Кампания Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 10 елдан артык гамәлгә ашырыла. Студентлар өчен Лениногорск нефть техникумында укучы яшьләр арасында пенсия грамоталылыгын арттыру буенча лекцияләр башланды.

Лекторлар катнашучыларга пенсиянең нәрсә икәнен, аның ничек формалашуын, ни өчен яшь вакытта аның турында кайгыртырга һәм «ак хезмәт хакы» алырга кирәклеген, шулай ук гражданнарга социаль ярдәм турында сөйләделәр.

Лекцияләр йомгаклары буенча материалны беркетү өчен студентлар белән интерактив үткәрелде. Моннан тыш, студентлар Россиянең социаль фонды тарафыннан чыгарылган пенсия грамоталылыгы нигезләре буенча белешмәлекләр алдылар. Дәреслекнең электрон версиясе белән СФР рәсми сайтында танышырга мөмкин.

"Бу чыннан да зур һәм мөһим мәгълүмати-аңлату эше. Яшьләр өчен аларның пенсия хокукларының ничек формалашуын белү бик мөһим, бигрәк тә хезмәт эшчәнлегенең башында», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фонды бүлекчәсе клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассникиларда һәм Telegram да таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International