11 августта Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары белән берлектә «Сәламәт яшәү рәвеше – ул модалы» дигән акция уздырды.
Чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм җәмгыятьтә тискәре күренешләргә каршы көрәш.
Акция барышында волонтерлар шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт, сәнгать яки иҗат файдасына зарарлы гадәтләрдән баш тартырга үгетләде һәм сәламәтлекне символлаштыручы яшел тасмалар таратты.