ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе узды, беренче сыйныфка баручы 124 малай-кызга уку кирәк-яраклары тутырылган сумка бүләк иттеләр. Быел исә барлыгы 960 лениногорскилы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

 

11 августта кич белән һәм  12 августта урыны белән республикада яшен булуы мөмкин. Җилнең тизлеге 15-18 метрга хәтле көчәергә мөмкин, дип кисәтәләр. Һава торышы белән бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгарга мөмкин – сак булыгыз.

19 - 20 августта Питрәчнең Мишә елгасы буенда үтә. Анда бик күп мастер-класслар булачак. Иң зур күкәй тәбәсен пешерәчәкләр. Ул 13.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

Шәһәребездә матур гадәткә кергән төрле микрорайоннарда узучы Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International