"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе узды, беренче сыйныфка баручы 124 малай-кызга уку кирәк-яраклары тутырылган сумка бүләк иттеләр. Быел исә барлыгы 960 лениногорскилы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
Шәһәрнең Нефть монументы яны гөрләп торды. Беренче сыйныфка баручы балалар белән клоуннар, мультфильм геройлары уйнады, шарлар, татлы мамык сатылды. Иҗат коллективлары чыгышы күңелле балачакка кайтарды, алар белән бергә кушылып биеп-җырлап та алдылар.Балаларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Бу хәйрия акциясенә "Лениногорск" фонды, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, депутатлар, предприятие-оешмалар кушылган.