Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә 22 яшьлек хатын -кыз мошенниклык факты турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Гариза бирүченең телефонына, банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шалтырату килгән. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, мошенниклар банк карталарыннан акча алырга омтыла, аларны блокировкалау өчен кредит рәсмиләштерергә һәм бу акчаларны «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәклеген хәбәр итә.
Зыян күрүче «банк хезмәткәрләре» нә ышана һәм дистанцион рәвештә 90 мең сумга кредит рәсмиләштерә һәм кредит акчаларын аферист күрсәткән счетка күчерә.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 статьясындагы 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (Мошенниклык) җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр шәһәр һәм район халкын уяу булырга чакыра.