Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге хәбәр итә, хәзер Татарстан ПФР контакт - үзәге операторларына яңа телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин:8-800-600-0-357.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика буенча күп каналлы номер +7 (843) 279-27-27 гамәлдә иде.
Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге бөтен республика буенча мөрәҗәгатьләрне үзәкләштерү һәм 2016 елда гражданнарга телефон хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан оештырылды. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика гражданнарыннан 600 меңгә якын шалтырату кабул ителде.