ТОС рәисе урынбасарлары өчен киңәшмә-практикум

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

11 нче ТОСта шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикоова катнашында ТОС рәисе урынбасарлары өчен киңәшмә-практикум үтте. Көн тәртибенә хокук бозуларны профилактикалау соравы куелган иде. Һәр ТОС үткәргән рейдлары буенча хисап ясады. 2017 елда 56 рейд оештырылган, анда 180 дружиначы катнашкан. Иң активлары  ишегалды бәйрәмнәрендә район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Рейдлар быел да дәвам итәчәк. Киңәшмәнең практик өлешендә сүз “ЛОГОС” үзәге директоры Ольга Ященкога бирелде. Ул авыр “авыр” хәлдәге гаиләләр белән эш алымнары турында сөйләде. Коллективны берләштерү өчен күрсәтмә чара оештырган иде. Киңәшмә 11нче ТОС буенча экскурсия һәм әлеге ТОС рәисе урынбасары Лиана Габидулинаның мәгълүматын тыңлау белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International