Гыйнвар аенда яшь хоккейчылар бөтенроссия ярышлрының республика этабы үтте. 2005-2006 елгы хокейчылар арасындагы ярыш Лениногорск Боз сараенда үтте. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Зәй командалары катнашты. Беренче урынны безнең «Нефтяник» командасы алды (тренеры Галлямов Р.М.).
2007-2008 елгы хоккейчылар Азнакайда уйнады. Анда Зәй, Бөгелмә, Җәлил поселогы, Азнакай һәм Лениногорск командалары көч сынашты. Безнең команда (тренеры Плохов С.И.) җиңүче булды.
Финал уеннары февральдә узачак. Лениногорскиның яшь хоккейчыларына уңышлар телибез.