Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе башлана

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән.  Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Әйтик, 4 ай эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларыннан 573 законсыз тоту коралы алды, су биологик ресурсларын законсыз тотуның 18 факты һәм «Ау кагыйдәләрен, балык тотуны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентлаштыру кагыйдәләрен бозу» 8.37 статьясының 2 өлеше буенча 24 административ хокук бозу очрагы ачыкланды, 5 җинаять эше кузгатылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International