Лениногорскида Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үттеләр

2024 елның 26 апреле, җомга

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан тантаналы чара бүген шагыйрь һәйкәле каршында узды.

Шәһәр һәм районның иҗади интеллигенциясе, шигърият сөючеләр, балалар бакчалары вәкилләре, мәктәп, уку йортлары укучылары, шәһәр һәм район халкы һәм кунаклары бөек татар шагыйрен искә алырга җыелды.

Шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Габдулла Тукайның туган көне республика халкы өчен генә түгел, ә дөньяның төрле илләрендә яшәүче барлык татарлар өчен дә бөтенхалык бәйрәме,  дип билгеләп үтте.

Митинг шагыйрьләр һәм язучылар чыгышлары белән дәвам итте, укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, яшь артистлар театральләштерелгән тамашалар күрсәтәләр.

Чара барышында «Моңлы Тукай теле»муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Бәйрәм ахырында бергә «Туган тел» җырын башкардылар һәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International