ЯҢАЛЫКЛАР


23
май 2019 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы сораулар буенча районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә узды.

12нче лицейда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатында флешмоб узды. 

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.

23 май көнне ГХАТ бүлегендә күптән инде гореф-гадәткә әйләнгән очрашу уздырылды. Бу юлы 7нче мәктәп укучылары белән «Гаилә белеме" курсы кысаларында гаилә кыйммәтләре һәм өйләнешүгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында кызыклы дәрес үткәрелде. 

Хокук сакчылары 13 майдан 20 майга кадәр Лениногорск муниципаль районы территориясендә узган «Синең Сайлау" оператив-профилактик чараларга нәтиҗә ясадылар.

Җылы  көннәр  урнашу  һәм дача  сезоны  башлану  белән  республикада   шәхси  ярдәмче хуҗалыклар  һәм  дачада  торучылар  өчен  тере тавык,  каз,  үрдәк  чебешләре  сату  активлашты.    Алар   махсус  билгеләнгән  урыннарда да,  шулай  ук  рөхсәт  бирелмәгән  урыннарда  да  сатыла.    Еш кына  шундый  хәлләрне дә  күрергә  була,  кош-корт  төялгән  автотранспорт  бер  торак пункттан  икенчесенә  күчеп йөри.   Шул  сәбәпле  2018 елда  республиканың  Идел  аръягы  зонасындагы  6 районда  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  кош гриппы  очраклары  теркәлгән  иде.   

Җир белән бәйле низаглар турында мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, республика буенча Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Илнур Галеев рекомендацияләр бирә.

Казанда Игенчеләр сараенда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүчеләрне котлаганнар. Аларга Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылган. Бу ярышлар агымдагы елның апрель аенда Ростов өлкәсенең Качкан бистәсендә узган.

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, "Форпост» үзәге активистлары юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы белән берлектә "Җәяүле кичүе!" акциясе үткәрде. Чара дәвамында акцияне оештыручылар машина йөртүчеләрне җәяүлеләргә игътибарлырак булырга, җәяүлеләр кичүләре алдыннан тизлекне алдан киметергә чакырды,бигрәк тә мәктәп һәм балалар бакчалары янында. Шулай ук җәяүлеләргә юлларда игътибарлы һәм сак булырга мөрәҗәгать иттеләр.

Лениногорскида Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтҗанов катнашында 2019 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча районның алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования