Кадрлар сәясәте

Җирле үзидарә органнары системасында кадрлар сәясәте муниципаль үсешнең мөһим ресурсы булып тора. Кадрларга тәэсир итеп, ул җирле үзидарә властенең нәтиҗәлелегенә, икътисадның, районның уңышлы үсешенә тәэсир итә.

Муниципаль районның социаль-икътисадый үсеше өчен җитәкче һәм белгечләр кадрлар потенциалының бик мөһим булуын искә алып, сезне үзебезнең дус коллективыбызда күрергә шат булачакбыз, сезгә үзегезнең идеяләрегезне тормышка ашыру, яңа белемнәр алу, тәҗрибә туплау мөмкинлеге булачак.    

Без үз эшебездә тулысынча ачык булырга омтылабыз һәм нәтиҗәле эшчәнлеккә һәрвакыт әзербез, сезнең катнашыгыз белән Лениногорск районының киләчәктәге үсешенең тагын да тизләнәчәгенә ышанып калабыз!

Рәгать Хөсәенов,  Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры

 

Татарстан Республикасы һәм Лениногорск муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы барлык кирәкле мәгълүмат, Сезгә уңайлы булсын өчен, түбәндәге бүлекләргә тупланып бирелде.

 «Хезмәткә урнашу» сылтамасы буенча  квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, кадрлар резервы һәм башкалар турында мәгълүмат алырга була.  

«Хезмәтне башкару» бүлеге класс чины бирү тәртибе, аттестация, хезмәт мәдәнияте, бүләкләр һәм башка мәгълүматларны туплаган.

Норматив база, дәүләт граждан хезмәтендә мөнәсәбәтләрне җайга салу турында «Норматив-хокукый актлар һәм башка документлар» бүлегендә танышырга була.

Татарстанның власть органнары стажировка мәйданчыклары системасы турында барлык мәгълүмат шул исемдәге бүлектә бирелә.  

 

 

                                                                                                                                             

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования