Лениногорскида Чернобыль һәлакәтенең 38 еллыгына багышланган митинг узды

2024 елның 26 апреле, җомга

Бүген Лениногорскида Чернобыль АЭСында аварияне бетерүчеләргә куелган һәйкәл янында Чернобыль һәлакәтенең 38 еллыгына багышланган митинг узды.

Митингта Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләр, аларның гаилә әгъзалары һәм муниципаль район җитәкчелеге, иҗтимагый оешма вәкилләре, студентлар һәм шәһәр халкы катнашты.

Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең батырлыгы  ярдәмендә күпкә зуррак фаҗигане булдырмау мөмкин булды. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә Татарстан Республикасының өч меңнән артык кешесе катнашты. Алар арасында якташларыбыз да бар иде", - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков. Аларга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде.

Барлык катнашучыларга Чернобыль атом электр станциясендә аварияне бетерүдә катнашучы Евгений Козлов мөрәҗәгать итте. Ул Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучыларга батырлыклары, фидакарьлекләре  өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч теләде.

Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International