Район турында

Район үзәге: Лениногорск (Лениногорск)
Территориясе: 1843,20 кв.м
Халык саны: 89,8 мең кеше

Муниципаль берәмлек башлыгы:
423250 Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре,
Кутузов урамы, 1
Тел. (885595) 5-06-52; факс: (885595) 5-16-42
E-mail: leninoqorsk@tatar.ru


Районның тасвирламасы:

Лениногорск - Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы шәһәр, ул Дала Зәе елгасының югары агымында урнашкан. Лениногорск районы үзәге (1930 елдан) Тимер юл станциясе (Писмән) Агрыз - Акбаш линиясендә. Автомобиль юллары узелы (Бөгелмә - Яр Чаллы һәм башкалар). Казанга кадәр ераклык - 322 чакрым.
Халкы - 65, 5 мең. Шәһәр һәм район территорясендә 25 тән артык милләт вәкилләре яши, күпчелекне руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар алып тора.

Лениногорск районында 66 торак пункт урнашкан, шул исәптән 57 авыл, 9 поселок.

Шәһәргә XVIII гасырда Яңа Писмән авылы буларак нигез салынган, 1951 елдан 1955 елга кадәр - шул исемдәге поселок. 1955 елдан -Лениногорск. Район 1930 елда оешкан.

Промышленность

Шәһәрнең тарихы Татарстанда нефть табу аның үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Нефть ярдәмендә Лениногорск республиканың индустриаль үзәкләренең берсенә әверелде. "Кара алтын" безнең төп продукциябез булып кала.
"Лениногорскнефть" идарәсе, "ЛОЗНА", ҖЧҖ"АвтоСпецОборудование" Лениногорск заводы" ААҖ, "Лениногорск механика заводы" ҖЧҖ, "Лениногорск тимер-бетон эшләнмәләр заводы" ААҖ, "ЛСК" ҖЧҖ, Җиңел (Лениногорск тегү фабрикасы" ААҖ һәм "НПФ", "Титан" ҖЧҖ) һәм азык-төлек ("Торос-молоко" ЯАҖ, "Лениногорск икмәге" ҖЧҖ) промышленносте предприятиеләре бар.


Авыл хуҗалыгы

Лениногорск муниципаль районы 181272 гектар территориядә урнашкан, шул исәптән 113953 гектар авыл хуҗалыгы җирләре, шуларның 74301 гектары - сөрү җирләре. 41000 гектар мәйданда - бөртекле, 23516 гектарда - терлек азыгы үстерелә.
Лениногорск муниципаль районында производство эшчәнлеген алып баралар:
җаваплыклары чикләнгән җәмгыятьләр - 18
фермер хуҗалыклары - 2
авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче шәхси эшмәкәрләр - 2
крестьян һәм шәхси хуҗалыклар - 12 850
Терлекчелек районда ит-сөт һәм ит җитештерү юнәлешендәге терлекчелек, дуңгызчылык һәм кошчылык тармаклары буенча үсә.
Мөгезле эре терлекнең саны җәмәгатьчелек секторында 13 мең 400 баштан артып китә, алар 23 сөтчелек-товар фермасында урнашкан. Дуңгызларның баш саны 25 мең баштан артып китә, алар 2 дуңгыз комплексында һәм бер товар фермасында урнашкан. Кошларның баш саны - 379 мең баштан артык.
Шәхси секторда 3600 баштан артыграк мөгезле эре терлек, 800 баштан артык дуңгыз һәм 4 000 баштан артыграк кәҗә һәм сарык исәпләнә.
Елына уртача 90 мең тонна бөртекле культура, 17 мең тонна сөт, 5 мең тоннадан артык ит җитештерелә.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы инвесторлар килү белән характерлана. "Родник" (Сугышлы һәм Юлтимер авылы"), "Спартак агрофирмасы" (Югары һәм Түбән Чыршылы авылы), "Агропродсервис" ҖЧҖ (Ивановка авылы), "Йолдыз" ҖЧҖ (Үрнәк-Күмәк авылы), "Чулпан" ҖЧҖ (Яңа Чыршылы авылы), "Василек" (Иске Писмән авылы), "Уңыш" (Зәй-Каратай авылы) кебек инвестор башлангычы белән җитештерү эшчәнлек алып баручы җирле предприятиеләрдән тыш, республика дәрәҗәсендәгеләре дә бар. "Татагролизинг" безнең районда ике - "Ялтау" агрофирмасы" һәм "Лениногорск" агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең инвесторы булып тора.
2008-2010 елларда "Ялтау" агрофирмасы" ҖЧҖ дә дуңгыз комплексын югары технологияле җиһазлар белән тулыландыру буенча зур эш башкарылды: Лениногорск дуңгыз комплексында корпусларга тулысынча реконструкция ясалып, "климат-контроль" җиһазы урнаштырылган, тиресне җыеп эшкәртү өчен "Лагуна" чистарту системасы төзелгән. Лениногорск дуңгыз комплексында дуңгыз балалары алу буенча репродуктор һәм дуңгыз балаларын үстерү цехлары, ә Иске Иштирәк бүлекчәсендә симертү цехлары урнашкан. "Ялтау" агрофирма"сы нәселле "крупная белая", "ландрас" һәм "дюрок" нәселләреннән торган гибрид дуңгызлар үрчетә.
"Лениногорская" агрофирмасы"ның Ялтау бүлегендә 400 башка исәпләнгән абзарга реконструкция үткәрелгән. Анда сөт җиһазлары урнаштырылып, DeLaval фирмасының сөт блогы төзелгән. Районның ике хуҗалыгы терлекне ит җитештерү өчен үстерә. Бу - "Агропродсервис" ҖЧҖ - "Герефорд" нәселе, "Йолдыз" ҖЧҖ - "Казахская белоголовая" нәселе.
Авыл хуҗалы культураларын эшкәртү технологиясе тамырдан үзгәрде. Район хуҗалыклары энергия саклаучы технологияләргә күчте. Алар тарафыннан югары җитештерүле 15 берәмлек "Агромастер" һәм "Флекси-Койл" тибындагы чәчүлек комплекслары, 35 берәмлек җир эшкәртү техникасы, комбайннар, чит ил тракторлары сатып алынды, алар авыл хуҗалыгы культураларын үзвакытында һәм сыйфатлы итеп эшкәртергә ярдәм итәчәк.
Районда "Торос-Молоко" ябык акционерлык җәмгыяте сөт заводы бар. Ул 2001 елда эксплуатациягә кертелде. Заводның егәрлеге - тәүлеккә 40 тонна сөт. Германия җиһазлары урнаштырылды. Бүгенге көндә сөт продукциясе 10 төрдән артып китеп, төрле яшьтәге кулланучыга барып ирешә. 2010 ел йомгаклары буенча, сөт заводы продукциясе "Россиянең 100 яхшы товары" абруйлы исемлегенә керде. Шулай ук ел саен үткәрелүче "Золотая осень - 2010" агропромышленность күргәзмәсендә дә Лениногорск сөт продуктлары сыйфаты, экологик яктан чисталыгы, куркынычсызлыгы буенча яхшы бәяләмә алды.
2006-2010 елларда Лениногорск муниципаль районы буенча шәхси хуҗалыкны үстерүгә 101 млн. 307 мең сумлык 785 кредит алынды.



Мәгариф

Шәһәр һәм районда - сәнгать мәктәбе, музыка мәктәбе, 60 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 35 гомумбелем бирү учреждениесе, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Лениногорск нефть техникумы, музыка-сәнгать педагогика колледжы hәм һөнәри колледж бар.



Спорт

Шәһәр һәм район халкы өчен "Юность" стадионы эшли, ике ябык йөзү бассейны, 60 спорт залы, 10 хоккей корты, 2 чаңгы базасы, шәһәрдән читтә 5 ял базасы, 6 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 1000 урынга исәпләнгән Боз Сарае, җиңел атлетика манежы, чаңгы трамплин комплексы бар. Шәһәрдә спортның күп төрләре буенча гомумроссия һәм республика чаралары үткәрелә.



Социаль өлкә

"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Алый парус" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат бар.



Мәдәният

Шәһәрдә Мәдәният сарае, "Ветеран" җәмәгатьчелек үзәге, "Туган якны өйрәнү" музее, илдә бердән-бер нефть музее, күргәзмә залы, "Максима" күңел ачу үзәге эшли. Районда 38 авыл мәдәният йорты эшли. Шәһәрдә 16 һәйкәл, районда 47 обелиск һәм 17 тарихи әһәмияткә ия булган урын бар. Лениногорск районы - 12 Советлар Союзы Герое, дистәләрчә танылган галим һәм сәнгать эшлеклесе ватаны. Монда татар халкының танылган эшлеклеләре: Габдерәхим Утыз Имәни, Риза Фәхреддин, замандашларыбыз - язучылар Шамил Бикчурин һәм Җәмит Рәхимов яшәде һәм эшләде.


Ял һәм дәвалану

Медицина ярдәме дәвалау-профилактикалау учреждениеләре челтәре ярдәмендә башкарыла: үзәк район хастаханәсе һәм поликлиника, медико-санитар часте, балалар хастаханәсе, бала табу йорты, хатын-кызлар консультациясе, стоматология консультациясе, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, тире-венерология һәм туберкулезга каршы диспансер, Шөгер район хастаханәсе, Иске Куактагы амбулатория.

Лениногорск районы нефть белән генә түгел, чиста чишмә суы, минераль чыганаклары, ләме белән данлыклы. Табигать тарафыннан бүләк ителгән байлык "Бәкер" шифаханәсендә күп кенә авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Югары квалификацияле медицина персоналы, сыйфатлы хезмәт күрсәтү, уңайлы булу - аны, чын мәгънәсендә, оҗмах почмагы итә. Шул сыйфатлары шифаханәне республикада гына түгел, аннан читтә дә танытты.

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Федераль агентлыгы үткәргән "Россиянең иң төзек шәһәре" бөтенроссия конкурсында 2004 елда Лениногорск Мактаулы дипломга ия булды, 2005 елда әлеге дәрәҗәле конкурста өченче урын алды, ә 2006 елда халык саны 100 меңнән артыграк булган шәһәрләр арасында икенче урын алды. 2007 ел йомгаклары буенча, Лениногорск кабат Мактаулы диплом белән бүләкләнде һәм "Татарстан Республикасының иң төзек шәһәре" республика конкурсының җиңүчесе булды.

































Соңгы яңарту: 07 ноябрь 2014, 13:12
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования