ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 16 ноябрендә М.Горький исемендәге Зеленая Роща урта мәктәбендә Лениногорск муниципаль районы  «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормаларын үтәп, ракета гаскәрләре һәм артиллерия көненә багышланган хәрби - патриотик чара узды.

15 ноябрьдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, шулай ук Иҗтимагый совет рәисе Евгений Бллагодаров Россия Герое Дамир Исламовның әтисенең капиталь ремонт узган йортында булдылар

2022 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Көчле кар яву, буран, бозлавык булачак. 

16 ноябрьдә, "Юность" спорт залында Лениногорск шәһәре уку йортлары арасында баскетбол буенча беренчелек узды.

1нче спорт мәктәбендә армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормативларын үтәделәр.

Милек салымнарын түләргә ике атна вакыт калды.  Аларны гражданнар агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш. Бүгенге көндә барлык транспорт һәм күчемсез милек хуҗаларына 2021 ел өчен салым хәбәрнамәләрен җибәрү тәмамланды.


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Сыйфатны бәйсез бәяләү гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота, мәсәлән, мәдәният һәм мәгарифне оештыру турында мәгълүматның ачыклыгы, хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы, оешма хезмәткәрләренең игелекле булуы, әдәплелеге, хезмәт күрсәтү шартларыннан канәгатьләнү, шулай ук инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалану. Ел ахырында хезмәт күрсәтүнең сыйфатына бәйсез бәя бирүгә йомгак ясала. Шуның нигезендә киләсе елга җитешсезлекләрне бетерү планнары эшләнә.

14 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты базасында «ГТО «Бөтенроссия физкультура-спорт чараларының баш судьялар коллегиясе һәм судьялар бригадаларының спорт судьяларын әзерләү»юнәлеше буенча квалификация күтәрү курслары башланды. Укучыларның беренче агымын Татарстан Республикасы буенча «ГТО» региональ операторы Эдуард Иванов каршы алды һәм сәламләде.

15 ноябрьдә, хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә 12 нче лицей базасында Ватан ның хәрби тарихына багышланган хәрби-патриотик диктант үтте.

2022 елның 15 ноябрендә 13.00 сәгатьтә 7нче балалар бакчасында яшь педагогларга методик ярдәм күрсәтү, һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру максатыннан үзәкнең утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International