1нче спорт мәктәбендә армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормативларын үтәделәр.
Йөгерү, тарту, озынлыкка сикерү, пневматик винтовкадан ату һәм башка нормативларны үтәделәр. Судьялар егетләрнең яхшы физик әзерлеген билгеләп үтте.