Милек салымнарын түләргә ике атна вакыт калды. Аларны гражданнар агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш. Бүгенге көндә барлык транспорт һәм күчемсез милек хуҗаларына 2021 ел өчен салым хәбәрнамәләрен җибәрү тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, салымнар милекчеләргә исәпләнә, ә аларның күләме салым салу объектының кадастр бәясенә бәйле рәвештә теркәү органнарыннан кергән белешмәләр нигезендә исәпләнә.
Шуны да белергә кирәк: балигъ булмаган балалар өчен салым түләү бурычын ата-аналар башкара.
Салым түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша традицион рәвештә түләнергә мөмкин. Салым хәбәрнамәләрен алу һәм салым түләүгә бәйле тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган: nalog.gov.ru.