ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Лениногорск халкы 14 апрельгә кадәр «ТКХ диктанты»Бөтенроссия акциясендә катнаша ала.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 2023 елның 23 февралендә транспорт чараларын теркәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү, куркыныч йөкләр ташуга рөхсәт бирү турында таныклыклар, транспорт чаралары конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәтләр бирү, шулай ук транспорт чаралары конструкциясенең куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклыклар бирү, дәүләт автоинспекциясенең территориаль бүлекчәләрендә башкарылмаячак.

Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожск өлкәсе яки Херсон өлкәсе территорияләреннән Россия Федерациясенә күчеп килгәннәр өчен, транспорт чараларын теркәү һәм машина йөртү таныклыклары бирү буенча дәүләт хезмәтләре бары тик Казанның  ике Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә гамәлгә ашырыла.

19 февральдә Баулы шәһәрендә "Нефтяник" (тренер Галләмов Руслан Маркс улы) һәм Баулы шәһәренең «Девон» командалары арасында 2012 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.

Башкарма комитет тарафыннан 2023-2028 елларда Лениногорск шәһәре территориясендә җайга салынмый торган тарифлар буенча автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүнең муниципаль маршруты буенча ачык конкурс игълан ителде.


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Лениногорск районы  "Кайтырга вәгъдә итәм!" проектына кушылды. Махсус хәрби операция линиясенә җибәрү өчен гуманитар ярдәм әзерләнде.

Лениногорск шәһәрендә "Нефтяник" (тренер Мальковский Михаил Александрович) һәм Яр Чаллы шәһәренең «Чаллы» командалары арасында 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.

23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләр буенча Бердәм контакт-үзәккә 8-800-1-0000-1 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр һәм хезмәтләр буенча консультацияләр бирә, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юллама алу, гариза статусын төгәлләштерү һәм башкалар.

Чираттагы мошенниклык факты Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частендә теркәлгән. Бу юлы 74 яшьлек җирле хатын аферистлар хәйләсенә эләккән.

Бүген Лениногорскида район Советының 2022 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларга багышланган утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International