Татарстанның социаль фонды контакт-үзәк номерын яңартты

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләр буенча Бердәм контакт-үзәккә 8-800-1-0000-1 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр һәм хезмәтләр буенча консультацияләр бирә, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юллама алу, гариза статусын төгәлләштерү һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез, контакт – үзәк-социаль ведомстволарның бердәм мәгълүмати системасы, аңа РФ пенсия һәм социаль иминият фонды белән беррәттән РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт (Роструд), халыкны социаль яклау региональ органнары, шулай ук медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә.

Узган ел Бердәм контакт-үзәк татарстанлыларга 1 миллионга якын консультация бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International