Лениногорскида яшәүче хатын-кыз «куркынычсыз счетка» 600 мең сумга якын акча күчергән

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Чираттагы мошенниклык факты Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частендә теркәлгән. Бу юлы 74 яшьлек җирле хатын аферистлар хәйләсенә эләккән.

Аңа банкның куркынычсызлык хезмәтеннән шалтыратып, акчасын «куркынычсыз счетка»күчерергә кирәклеге турында хәбәр итәләр. Телефон җинаятьчеләренең барлык шартларын үтәп, мөрәҗәгать итүче 600 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарга уяу булырга киңәш итә.

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булдыгыз икән-шунда ук полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International