19 февральдә Баулы шәһәрендә "Нефтяник" (тренер Галләмов Руслан Маркс улы) һәм Баулы шәһәренең «Девон» командалары арасында 2012 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
Беренче периодта 8 минутта беренче алканы һөҗүмче Александр кертте. Өченче периодта һөҗүмче Әлипов Савелий һөҗүмче Әхмәдуллин Айнур һәм сакчы Вилданов Радмир тапшыруыннан икенче алка кертте, шулай ук Алипов Савелий Әхмәдуллин Айнур һәм сакчы Фәрхетдинов Тимур тапшыруыннан өченче алка кертте.
3:2 исәбе белән «Нефтяник» командасы җиңү яулады.