2023 елның 13-23 мартында Лениногорск муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) ВФСК декадасы узды. Чараларда 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 700дән артык укучы катнашты.
Декада кысаларында, ГТО комплексын популярлаштыру максатыннан һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Лениногорск муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә төрле чаралар.
Лениногорск муниципаль районында спорт декадасы кысаларында узган барлык чаралар халыкта физик культура белән системалы шөгыльләнүгә һәм ГТО комплексы нормативларын үтәүдә актив катнашуга кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.