В Лениногорске прошли соревнования по бадминтону на кубок Главы района

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген Лениногорскида район Башлыгы кубогына бадминтон буенча ярышлар узды. Аларда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты.

Кунакларны һәм ярышларда катнашучыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде:

"Лениногорскида бу спорт төре белән торган саен күбрәк кеше шөгыльләнә: балалар да, яшьләр дә, өлкән буын да уйный. Бүгенге ярышларда катнашучыларга яхшы уен һәм җиңү телим", - диде ул.

Чарада хөрмәтле кунаклар: ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, ТР Бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лариса Габитова һәм спортчылар катнашты.

ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин үз чыгышында Татарстанда бадминтон актив үсеш ала, спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр саны арта, диде. Ә Лениногорск бик ышанычлы адымнар белән алга бара, диде ул.

Күчмш кубокны быел 2 нче мәктәп командасы яулады. Ярышларда җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International