Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 8 пар никахлашкан. 15 октябрьгә кадәрге чор "Алтын көз" дип атала. Бу көннәрдә туйлар аеруча матур.
Премия лауреатлары һөнәри танылудан тыш, кыйммәтле бүләкләр һәм партнерлар һәм премияне оештыручылардан ярдәм алачаклар, киң эшлекле һәм мәдәни программа белән Мәскәүдә премия тапшыру тантанасында катнашачаклар, күренекле дәүләт эшлеклеләре һәм танылган тарихчылар белән очрашачаклар.
Урмышлы авыл җирлегендә "Татнефть" гранты ярдәмендә яңа стадион һәм балалар мәйданчыгы барлыкка килде.
Почта аша кыйммәтле хатлар яки посылкалар җибәрүче татарстанлылар хәзер кертемнәрнең исемлеген кәгазьдә түгел, ә онлайн рәсмиләштерә алалар. Әгәр элегрәк опись рәсмиләштерү өчен почта бүлекчәсендә форма тутырырга кирәк булса, хәзер моны алдан ук Россия почтасы сайтында эшләргә мөмкин. Шул ук вакытта сайтта рәсмиләштерелгән кертем исемлеге бланк кебек үк юридик әһәмияткә ия булачак.
Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Лениногорск шәһәренең 5нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен финанс белеме буенча лекция үткәрде.
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 22 меңнән артык хатын-кызга бала тудыру сертификатлары буенча түләп, финанс ярдәме күрсәткән. Бу максатларга республиканың медицина учреждениеләренә 242 миллион сумнан артык акча җибәрелде, бу йөклелек, бала табу чорында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм беренче елда балаларны профилактик күзәтүне тәэмин итте.
Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособие электрон кәгазе нигезендә рәсми рәвештә эшкә урнашкан гражданнарга билгеләнә. Хезмәткәрнең үз авыруының беренче өч көнен эш бирүче, аннан соңгы өч көнен- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге түли. 2025 елның гыйнварыннан түләнгән пособиеләрнең гомуми суммасы 12 миллиард сумнан артык тәшкил итте.
Чара барышында машиналарны теркәү турында таныклыклар, ОСАГО полислары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Техник документациядән соң номер агрегатларының документларда күрсәтелгән машиналарга туры килү-килмәве тикшерелде.
Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү-бу мөһим»дигән инфоминут үткәрде.
Анда 10 хатын-кыз катнашты. Алар барысы да төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре. Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә мондый очрашулар гадәткә керде.