Лениногорск районы ветераннар советында Ватанны саклаучылар елын ябуга багышланган тантаналы чара узды.
Анда Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Гыймазетдин улы Хәнипов катнашты.
Ветераннар советында туган якны өйрәнү музее һәм «Заман элемтәсе» кабинет-галереясы тантаналы рәвештә ачылды.
Ветераннар музейга кыйммәтле экспонатлар: гарәп телендә язылган фронттан хат (оригинал), 1930, 1942 – 1944, 1945 еллар газеталары, Советлар Союзы Герое Самат Садриевның Рәхмәт хатлары (оригинал) һәм башка кыйммәтле экспонатлар бүләк иттеләр.
Ачылышка шулай ук яшь армиячеләр дә чакырылган иде. Беренче экскурсия хокукы Мактаулы гражданин, хезмәт ветераны, сугыш баласы Николай Степановка бирелде, ул Самат Садриев белән шәхсән таныш иде.