22 февральдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Исаева Мария "Төтен кайда, ут шунда!" дигән темага әңгәмә уздырды.
Бүген Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм концертында катнашучыларга сәламләү һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Шөгер авылының В. Чкалов исемендәге мәктәбендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз Айрат Воевода белән Ринат Бекмурзинга мемориаль такта ачылды.
Ачылу тантанасына мәктәп укучылары, Шөгер һәм Иске Шөгер авыл җирлеге башлыклары, «Боевое братство» иҗтимагый оешма вәкилләре, һәлак булган егетләрнең әти-әниләре һәм туганнары килгән иде.
Шөгер авылы башлыгы Радик Гафиятуллин мемориаль такта ачылу тантанасы турында болай ди: «Айрат Воевода белән Ринат Бекмурзин безнең авылның батыр егетләре. Алар да башка балалар кебек В. Чкалов исемендәге мәктәптә укыган, тәмамлаган. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары онытылмасын өчен бөтен авыл халкы белән сөйләштек тә, исемнәрен мәңгеләштереп, алар хөрмәтенә мемориаль такта куйдырырга булдык. Хәзерге буын балалары егетләребезнең илебезнең, безнең тыныч тормышта яшәвебезне теләп үз гомерләрен аямыйча, батырларча һәлак булдылар», - ди ул.
Айрат Җәлил улы һәм Ринат Рөстәм улы - икесе дә вафатларыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгәннәр. Ринат Бекмурзин 2022 елның 17 июлендә, Айрат Воевода 2023 елның 13 июнендә һәлак булды.
2024 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-салкын һава торышы булачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - шәфкатьлелек» хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2024 елның 28 февралендә сәгать 10дан 15кә кадәр балалы гаиләләрне яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә . Быел Лениногорск үзәк китапханәсе үз укучыларын бу көнгә багышланган якты һәм кызыклы чаралар белән сөендерде.
“Актив озак яшәү” проекты активистлары һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре белән берлектә Үрнәк авылындагы гаиләдә булды.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 22 февральдәаязучан болытла һава торышы көтелә. Явым-төшемсез.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск районына эш визиты белән килде.
Лениногорскида Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ДОСААФ Кубогына картинг ярышы узды.
Карт автомобиленең төрле классларында барлыгы 117 автоузышчы ярышты. Алар Уфа, Бирск, Октябрьский, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Сарман, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Урыссудан килгән иде.