Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск районына эш визиты белән килде.
Лениногорск урманчылыгының 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында җитәкче-урманчы Радий Салихов чыгыш ясады.
Отчет чорында урман инспекторлары тарафыннан 1185 урман патруле үткәрелгән, Урман контроле кысаларында 204 профилактик чара үткәрелгән, нәтиҗәләр буенча административ хокук бозу турында 6 беркетмә һәм урман бозу турында 20 акт төзелгән.
Узган ел республика урманнарында янгын куркынычы сезоны 1 апрельдән ачылып,13 октябрьдә ябылган, 56 гектардан артык мәйданда 981 янгын очрагы теркәлгән.
4 мәктәп урманчылыгы үсеп килүче буынны хезмәткә әзерләүнең, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүнең, укучыларда табигатьтән дөрес файдалану күнекмәләрен формалаштыруның нәтиҗәле формаларының берсе булып тора.
Докладлар белән шулай ук урман хуҗалыгы директоры вазифаларын башкаручы Руслан Куличков, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Наталья Ерофеенко, министр урынбасары Рәис Гомәров һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова чыгыш ясады.
Киңәшмә алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.