Шөгер авылының В. Чкалов исемендәге мәктәбендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз Айрат Воевода белән Ринат Бекмурзинга мемориаль такта ачылды.
Ачылу тантанасына мәктәп укучылары, Шөгер һәм Иске Шөгер авыл җирлеге башлыклары, «Боевое братство» иҗтимагый оешма вәкилләре, һәлак булган егетләрнең әти-әниләре һәм туганнары килгән иде.
Шөгер авылы башлыгы Радик Гафиятуллин мемориаль такта ачылу тантанасы турында болай ди: «Айрат Воевода белән Ринат Бекмурзин безнең авылның батыр егетләре. Алар да башка балалар кебек В. Чкалов исемендәге мәктәптә укыган, тәмамлаган. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары онытылмасын өчен бөтен авыл халкы белән сөйләштек тә, исемнәрен мәңгеләштереп, алар хөрмәтенә мемориаль такта куйдырырга булдык. Хәзерге буын балалары егетләребезнең илебезнең, безнең тыныч тормышта яшәвебезне теләп үз гомерләрен аямыйча, батырларча һәлак булдылар», - ди ул.
Айрат Җәлил улы һәм Ринат Рөстәм улы - икесе дә вафатларыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгәннәр. Ринат Бекмурзин 2022 елның 17 июлендә, Айрат Воевода 2023 елның 13 июнендә һәлак булды.