2024 елның 1 февраленнән 15 мартына кадәр 11:18дән 13:06га кадәр вакыт аралыгында Татарстан күгендә "язгы кояш интерференциясе" күзәтеләчәк. Бу эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачауларга мөмкин.
РФ Президенты Владимир Путин «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында" Федераль законга һәм «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» Федераль законның 44 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законның 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»Федераль законга кул куйды.
Эшсез гражданнар игътибарына: Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге түбәндәге һөнәрләр буенча исәптә торучы гражданнар өчен түләүсез укытуга чакыру үткәрә:
Бүген Лениногорскида район Советының хисап сессиясе узды, анда 2023 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2024 елга планнар турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында парламент башлыгы Лениногорск политехник көллиятендә булды, анда производствода укыту осталары, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук WorldSkills халыкара стандартлары буенча җиһазландырылган яңа остаханәләрне карады.
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә масштаблы акция үткәрделәр.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде, анда министрлыкларга караган предприятиеләр, оешмалар, социаль хезмәткәр җитәкчеләре катнашты.
Медицина хезмәткәрләренә махсус медицина стажы булганда вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы беркетелгән: авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда ким дигәндә 25 ел яки шәһәрләрдә, авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда яки шәһәрләрдә генә 30 елдан ким түгел.
Ю. Ггагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе белгечләре Президент Мәдәни инициативалар фонды гранты белән хупланган «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында, 12 нче лицейның 4А сыйныф укучылары өчен үзбәк мәдәнияте бәйрәме уздырылды.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов булачак Россия Федерациясе Президентын сайлау мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде, анда предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау органнары һәм территориаль сайлау комиссияләре вәкилләре катнашты.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрү, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге (алга таба – ТР РМЦ) эшли.