2025 елның 1 мартыннан дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация буенча хезмәтләр күрсәтү лицензиясез рөхсәт ителми

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

РФ Президенты Владимир Путин «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында" Федераль законга һәм «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» Федераль законның 44 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законның 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»Федераль законга кул куйды.

"Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 2023 елның 29 маендагы 194-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә керү вакытын күчерү күздә тотыла
Һәм «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» Федераль законның 44 статьясын 2024 елның 1 мартыннан 2024 елның 1 сентябренә күчерү, шулай ук  тиешле лицензиясез халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация буенча хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тыела торган закон 2024 елның 1 сентябреннән  2025 елның 1 мартына  күчерелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International