Район башлыгы атналык «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен уздырды

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде, анда  предприятиеләр, оешмалар, социаль хезмәтләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча башлыгы Руслан Бәдретдинов узган атнадагы оператив хәл, юл хәрәкәте иминлеге, мошенниклар кулланган схемалар турында хәбәр итте. Ул киң таралган мошенниклык схемалары, аларга ничек эләкмәскә кирәклеге турында сөйләде. 

«Эшлекле дүшәмбе» ахырында район Башлыгы берничә йөкләмә бирде:

- ТР Дәүләт Советы Рәисе катнашында Лениногорск районының йомгаклау сессиясен югары дәрәҗәдә уздырырга;

- шәһәр территориясендә карны чистарту һәм чыгару эшен дәвам итәргә, халыктан килгән барлык мөрәҗәгатьләрне вакытында хәл итәргә;

- янгын турында хәбәр иткечләр урнаштыру эшен дәвам итәргә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшен оештырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International