Лениногорск балалар китапханәсендә үзбәк мәдәнияте бәйрәме узды

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Ю. Ггагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе белгечләре Президент Мәдәни инициативалар фонды гранты белән хупланган «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында, 12 нче лицейның 4А сыйныф укучылары өчен үзбәк мәдәнияте бәйрәме уздырылды.

Чара барышында укучылар әлеге урыннарның тарихы, борынгы һәйкәлләр, Ефәк юлы һәм аның белән бәйле Үзәк Азия территориясе үсеше турында белделәр. Видео рәсемнәр аша укучылар бу уникаль мәдәниятнең матурлыгына һәм үзенчәлегенә чумдылар, алтын чигү, келәм ясау һәм башка халык һөнәрләре турында белделәр. Балалар үзбәкләрнең әдәби мирасы белән таныштылар, хаҗ Насретдин турында риваятьләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр, мәкальләрнең мәгънәсен аңладылар.

Бәйрәм үзбәк диаспорасы уеннары һәм сыйлары белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International