ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Җиңү диктанты 2024 - тарихи хәтергә кагылырга, үз көчен сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңалык белергә мөмкинлек бирәчәк чараларның берсе. Быел сораулар Ленинград блокадасын өзүнең 80 еллыгына,  фронтовик язучыларның юбилейларына һәм башка мөһим даталарга багышланачак.

Яз көне коры үләнне яндыру куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа территорияләрне чүп-чардан чистартканда янгын күзәтчелеге бүлеге киңәшләрен төгәл үтәгез.

23 апрельдә Лениногорск районында «СпецГрупп+»ҖЧҖ махсуслаштырылган оешмасы тарафыннан хуҗасыз этләр тотылачак.

Йорт хайваннарын тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга җибәрмәскә, бәйләп йөрергә кирәклеге турында тагын бер тапкыр кисәтәбез.

❗ Күңелсез хәлләрдән саклану өчен, этләрегезне чыгарып җибәрмәгез.


21
апрель, 2024 ел
якшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә янгыннарны профилактикалау мәсьәләләре буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясе  утырышы узды.


20
апрель, 2024 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

Өмәдә администрация, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, авыл җирлекләре администрацияләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм педагогик коллективлар, предприятие, оешма хезмәткәрләре һәм битараф булмаган кешеләр катнашты. Көнкүреш чүп-чарларын чистарту һәм ташу эшенә техника җәлеп ителде.

2024 елның 22 апреленнән Лениногорск районында җылыту сезоны тәмамлану вакыты билгеләнде.

2024 елның 19 апрелендәге 725 номерлы карарга «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе З.Г. Михайлова кул куйды.


19
апрель, 2024 ел
җомга

Бүген Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы концерт узды.
Һөнәри бәйрәм белән хезмәттәшләрен Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

20 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

18 апрельдә Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәт алучылар катнашында «Бәхетле балачак-бәхетле ил»дигән тематик әңгәмә уздырды. Әңгәмәнең максаты: бәхетле балачакны тәэмин итүдә гаилә, мәгариф һәм җәмгыятьнең роле турында фикер алышу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International