Лениногорск районында өмә узды

2024 елның 20 апреле, шимбә

Өмәдә администрация, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, авыл җирлекләре администрацияләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм педагогик коллективлар, предприятие, оешма хезмәткәрләре һәм битараф булмаган кешеләр катнашты. Көнкүреш чүп-чарларын чистарту һәм ташу эшенә техника җәлеп ителде.

Һәр оешмага тиешле эш участогы беркетелгән иде. Чистарту эшләре барышында өмәдә катнашучылар паркларны, скверларны, җәмәгать һәм административ биналарга якын территорияләрне тәртипкә китерделәр, юл кырыйларын һәм тротуарларын чүп-чардан чистарттылар.

Санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык дәвам итә.

Шулай ук искә төшерәбез, 22 апрельдән 25 апрельгә кадәр предприятиеләр һәм оешмалар көче белән Лениногорск шәһәренең үзәк урамнарын юу буенча эшләр башкарылачак. Автотранспортны юл кырыенда калдырмавыгызны сорыйбыз.

Оешмалар, предприятиеләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә, халыкка шәһәр һәм районны җыештыру чараларында катнашканнары өчен  кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International