18 апрельдә Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәт алучылар катнашында «Бәхетле балачак-бәхетле ил»дигән тематик әңгәмә уздырды. Әңгәмәнең максаты: бәхетле балачакны тәэмин итүдә гаилә, мәгариф һәм җәмгыятьнең роле турында фикер алышу.
Әңгәмә барышында социаль педагог гаиләнең җәмгыятьнең төп ячейкасы булуын һәм нәкъ менә гаиләдә бәхетле балачак өчен нигезләр формалашуын ассызыклады. Шулай ук катнашучылар балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары, законнарда каралган түләүләр, ташламалар һәм аларга дәгъва итә алган пособиеләр турында мәгълүмат алдылар.
Чара ахырында катнашучылар безнең уртак эшебез балалар турында кайгырту, аларга бәхетле балачак һәм уңышлы киләчәк өчен шартлар тудыру дигән фикергә килделәр.