Яз көне коры үләнне яндыру куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа территорияләрне чүп-чардан чистартканда янгын күзәтчелеге бүлеге киңәшләрен төгәл үтәгез.
-Кыры үләнне урман, агач тирәләрендә яндырмагыз
-Чүп-чарны контрольсез яндырмагыз һәм учакларның зураеп китүенә юл куймагыз
-Учакны яндырып калдырмагыз
-Балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез
-Ут бер корылмадан икенчесенә күчмәсен өчен, хуҗалык ишегаллары, гараж кооперативлары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз
-Шырпы һәм тәмәке тартмагыз
-Урман янгынын ачыклаганда аны сүндерү чараларын күрегез. Кайчагында су сибү дә җитә
Янгынны үз көчегез белән сүндереп булмаса, куркынычсыз урынга чыгыгыз һәм шунда ук урман хуҗалыгы, янгын сагы хезмәткәрләренә хәбәр итегез (01,101,12 телефоннары), җирле хакимият хезмәткәрләренә янгын учагы турында хәбәр итегез һәм анда ничек барып җитәргә кирәклеген аңлатыгыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында искә төшерә.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар бүген шактый зур. Әйтик, административ җаваплылык гражданнарга - биш меңнән унбиш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - егерме меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы затларга - кырык меңнән алтмыш мең сумга кадәр; юридик затларга-өч йөз меңнән дүрт йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Махсус янгынга каршы режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр гражданнарга - ун меңнән егерме мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - утыз меңнән алтмыш мең сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча алып баручы затларга - алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр; юридик затларга - дүрт йөз меңнән алып сигез йөз мең сум.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 22 апреленнән 2024 елның 15 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә.
Ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын онытмагыз: 01, 101 яки 112!