ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге (алга таба – Әлмәт ТО) эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыра башлаганда шәхси эшмәкәрләргә Роспотребнадзор органына эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыру башлануы турында хәбәрнамә җибәрергә кирәклеген хәбәр итә.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 11 июньдә аязучан болытлы булачак.

Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан җил 5 -10 м/с тизлектә, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәергә мөмкин.

12 июнь Россия Почтасының республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак.

11 июньдә почта бүлекчәләре эшен бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак, ә 13 июньдә клиентларга гадәти режимда хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк.

Җәен янгын куркынычсызлыгы кебек мәсьәлә һәр кеше өчен җитди һәм мөһим. Елның эссе вакытында табигатьтә һәм бинада янгын чыгу ихтималы арта, кешеләргә үз гамәлләренә карата  игътибарлылык буенча өстәмә таләпләр куя. 

2024 елның 9 июнендә, Пасханың 6 нчы атнасында епископ Мефодий Лениногорск районы Кузайкино авылында изге Косма һәм Дамиан хөрмәтенә торгызылган гыйбадәтханәдә беренче илаһи литургия үткәрде.

Әгәр сезгә вазифаи затларның гамәлләрендә коррупция яки башка явыз ниятләрдән файдалану фактлары турында билгеле булса, шулай ук коррупциягә каршы чараларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр булган очракта, бу хакта хәбәр итегез — сезнең мәгълүмат һәм ярдәм эшне нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк!

12 июньдә 17: 00 сәгатьтә «Юбилейный» паркында Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Программада: концерт, яшь лениногорскилыларга паспортлар тапшыру, мастер-класслар, триколор тасмалары һәм буклетлар тарату, велосипедчылар йөреше.


9
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

10 июньдә  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, урыны белән яшен, томан булуы көтелә.


8
июнь, 2024 ел
шимбә

Бүген Лениногорск бөтен халык һәм яраткан Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтте!   Җыр-моң, сәүдә рәтләре, шашлык исе, бәйрәмнең төрле төстәге буяулары - халыкны үзенә җәлеп итте.  Хәтта иртәнге якта яуган яңгыр да бәйрәм кәефен бозмады.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

9 июньдә  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил  көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International