Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге (алга таба – Әлмәт ТО) эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыра башлаганда шәхси эшмәкәрләргә Роспотребнадзор органына эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыру башлануы турында хәбәрнамә җибәрергә кирәклеген хәбәр итә.
Дөрес булмаган мәгълүматлар булган хәбәрнамә яки хәбәрнамә тапшырылмаган очракта, 30 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җаваплылык каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 2001 елның 30 декабрендәге 195-ФЗ номерлы 19.7.5-1 маддәсе).