Лениногорскида милли бәйрәм Сабантуй билгеләп үтелде

2024 елның 8 июне, шимбә

Бүген Лениногорск бөтен халык һәм яраткан Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтте!   Җыр-моң, сәүдә рәтләре, шашлык исе, бәйрәмнең төрле төстәге буяулары - халыкны үзенә җәлеп итте.  Хәтта иртәнге якта яуган яңгыр да бәйрәм кәефен бозмады.

Сабантуйда хөрмәтле кунаклар: ТР Дәүләт идарәсе Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән килгән кунаклар һәм якташлар катнашты.

Бәйрәм Россиядә Гаилә елына багышланган «Сабантуйда гөрләп яшик» театральләштерелгән тамашасыннан башланды. Майданда күп балалы гаиләләрне, гаилә династияләрен, шәһәр һәм районның актив гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үз чыгышында Сабантуйның рухи бердәмлекнең көчле факторы, һәркемгә халыкның иң яхшы традицияләренә һәм рухи кыйммәтләренә, аның бай һәм үзенчәлекле мәдәниятенә катнашын тоярга мөмкинлек бирүче  бәйрәм булуын билгеләп үтте.

"Бүгенге бәйрәм барыбызга да иң якты, онытылмаслык хисләр бүләк итсен! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим! - диде Рәгат Галиәгъзамович.

Сабантуй кунакларын республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин котлады, ул барысына да сәламәтлек, яхшы кәеф теләде һәм Татарстан Республикасы Рәисенең котлавын укыды.

Сабантуйның рәсми өлеше Лениногорск районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгыларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Шуннан соң майданда спорт ярышлары һәм милли уеннар, ат чабышлары башланды, күп санлы тамашачылар "Аударыш" ярышын карады

Сабантуйның абсолют батыры булып -. Данил Лапаскин калды. Аңа акчалата сертификат һәм сарык тәкәсе бирелде.

Лениногорскилыларны Сабантуйда үз  чыгышлары белән Татарстан Республикасының атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Гүзәлия, иҗат коллективлары һәм Лениногорск районының үзешчән сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International