ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре vэрының  2024 елның 22 июлендәге 97 номерлы карарын үтәү йөзеннән сезгә 2024 елның 30 августында юлларны ябу оештырылачагы турында хәбәр итәбез.

27 августта Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү булды. Чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда эшкуарлар һәм бизнес белән шөгыльләнүче гражданнар саны арта. Әйтик, августта 2024 елның июль ае белән чагыштырганда эшкуарлар саны 101,6% яки 2,7 мең берәмлеккә арткан һәм 171,5 мең субъект тәшкил иткән.

"Гаилә кыйммәтләреннән алып инженерлык ачышларына кадәр" - шундый исем астында бүген Лениногорск Мәдәният сараенда мәгариф системасы хезмәткәрләренең август конференциясе узды.

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 28 августында төнлә һәм иртән томан  көтелә.

Томан вакытында:

Татарстан буенча СФР бүлеге республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк. Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, әмма турыдан – туры индексация үзе бер айга соңрак-2025 елның 1 февраленнән, һәм алга таба ел саен булачак.  Эшләмәүче пенсионерларныкы кебек үк. Һәр февраль индексациясе узган ел өчен куллану бәяләре үсеше индексын исәпкә алып үткәреләчәк. Арту бөтен пенсиягә, ягъни иминият һәм беркетелгән өлешкә, алдагы барлык индексацияләрне исәпкә алып кагылачак.

2024 елның 1 сентябрендә Әлмәт шәһәре Үзәк стадионының ат спорты мәйданчыгы территориясендә (Белоглазов ур., 62а) ат спортының милли төре буенча «Татнефть» ГАҖ Кубогы ярышлары узачак.


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы үзмәшгульләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында маркетплейска чыгу буенча түләүсез хезмәт күрсәтүгә гариза бирә алалар.

Банк карталары барлыкка килү кешеләрнең тормышын җиңеләйтте. Хәзер безгә үзебез белән зур суммаларда акча йөртергә һәм берәр карак акча янчыгын урлар дип куркырга кирәкми. Барлык кибетләр дә диярлек пластик карталар белән түләүне кабул итә, ә булмаса, якын-тирәдә һәрвакыт банкомат бар.

23 августта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Алексей Завгороднев Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа начальникны тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International