Халык игътибарына!!! 30 августта бәйрәм чаралары вакытында гомуми файдаланудагы юлларны вакытлыча ябу турында

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре vэрының  2024 елның 22 июлендәге 97 номерлы карарын үтәү йөзеннән сезгә 2024 елның 30 августында юлларны ябу оештырылачагы турында хәбәр итәбез.

11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Тукай урамында Гагарин урамыннан Чайковский урамына кадәр юлларны ябу оештырылачак.

Шулай ук бәйрәм чаралары вакытында сәүдә оештырылу сәбәпле, «Юбилейный» паркы янындагы машина кую урынында автомашиналарны кую тыелачак.

Бәйрәм көнендә сәфәрләрне планлаштырганда мәгълүматны игътибарга алуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International