Лениногорскида мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды

2024 елның 27 августы, сишәмбе

"Гаилә кыйммәтләреннән алып инженерлык ачышларына кадәр" - шундый исем астында бүген Лениногорск Мәдәният сараенда мәгариф системасы хезмәткәрләренең август конференциясе узды.

Пленар утырыш башланыр алдыннан конференциядә катнашучылар район мәгариф учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе белән таныштылар. Монда гамәлгә ашырыла торган проектлар, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары тәкъдим ителде.

Конференция эше Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгатеннән башланды. Министр, мәгариф хезмәткәрләре алдында торган бурычлар, укыту-тәрбия өлкәсендәге яңалыклар, педагогик хезмәткәрләргә хезмәт хакы һәм башка күп кенә өстенлекле мәсьәләләр турында доклад белән чыгыш ясап, аларны яңа уку елы белән котлады, уңышлар теләде. 

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вагыйз Санатуллин үз чыгышында узган уку елына йомгак ясады һәм яңа уку елына эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

Районда 34 гомуми белем бирү учреждениесе, 47 мәктәпкәчә учреждение-балалар бакчасы һәм 3 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Мәгариф өлкәсендә барлыгы ике меңнән артык белгеч эшли.

Вагыйз Сәмиулла улы Лениногорск педагогларының уңышларына җентекләп тукталды, уку йортларында тәрбия процессының мөһимлеген ассызыклады, алдагы чорга бурычлар билгеләде.

Яңа уку елы башлану белән җыелучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова котлады. Ул педагогларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде. Шулай ук районда балалар катнашында юл-транспорт травматизмы артуга борчылуын белдерде һәм педагогларны укучылар һәм ата-аналар арасында профилактик эшне көчәйтергә өндәде.

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова республика педагоглары алдына куелган бурычлар белән таныштырды.

Педагогик конференция укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International