ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

 2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 22 меңнән артык хатын-кызга бала тудыру сертификатлары буенча түләп, финанс ярдәме күрсәткән. Бу максатларга республиканың медицина учреждениеләренә 242 миллион сумнан артык акча җибәрелде, бу йөклелек, бала табу чорында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм беренче елда балаларны профилактик күзәтүне тәэмин итте.

          

Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособие  электрон кәгазе нигезендә рәсми рәвештә эшкә урнашкан гражданнарга билгеләнә. Хезмәткәрнең үз авыруының беренче өч көнен эш бирүче, аннан соңгы өч көнен- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге түли. 2025 елның гыйнварыннан түләнгән пособиеләрнең гомуми суммасы 12 миллиард сумнан артык тәшкил итте.

Чара барышында машиналарны теркәү турында таныклыклар, ОСАГО полислары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Техник документациядән соң номер агрегатларының документларда күрсәтелгән машиналарга туры килү-килмәве тикшерелде.

Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү-бу мөһим»дигән инфоминут үткәрде.

Анда 10 хатын-кыз катнашты. Алар барысы да төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре. Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә мондый очрашулар гадәткә керде.

Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Вахитова Алсу Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлеге белән берлектә йөкле хатыннар көненә багышланган «Счастье внутри» дигән мастер-класс оештырган. Бу чара чын иҗат һәм үзеңне кайгырту бәйрәменә әверелде.


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Лениногорск районы Керкәле авылында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды.

Керкәле авыл җирлеге башкарма комитетын ачуда «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Марат Гирфанов, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Лениногорскның үзәк мәйданында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды, анда безнең районнан гына түгел, республиканың якын шәһәрләреннән дә фермерлар катнашты. Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектлары буенча «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проекты буенча гамәлгә ашырылды.

7 октябрьдә, Россия Герое Дамир Исламовның туган көне алдыннан,  6 нчы мәктәп территориясендә һәйкәл янында Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» комплекслы үзәгенең социаль педагогы тарафыннан балигъ булмаган хезмәт алучылар өчен «Безнең заман геройлары: Дамир Исламов» патриотик акциясе оештырылды.

Лениногорск районында СФР клиент хезмәтендә (бүлек хокукларында) өлкән яшьтәге гражданнар өчен хокукый ярдәм көне узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International