Узып баручы Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында, шулай ук өлкән яшьтәге халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында, 2025 елның 14 ноябрендә Әлмәт территориаль бүлеге белгече Л.В. Морадымова, ТР Дәүләт Алкольголь инспециясенең Әлмәт территориаль органы белгече Н.В. Платонова белән берлектә видеоконференция режимында "Социаль ярдәм үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасында хезмәт алучы кешеләр өчен семция-семинар үткәрелде.
Лекция-семинар барышында күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре азык-төлек товарларын дөрес сайлау һәм сатып алу процедурасына аерым игътибар бирделәр. Аерым алганда, өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек товарларын (сөт, икмәк, ит эшләнмәләре һ.б.) сатуга карата төп норматив таләпләр әйтелде, мәсәлән, товарның яраклылык срогы, әзерләү датасы һәм урыны, авырлыгы, составы, саклау шартлары һ. б. шулай ук әңгәмә барышында сатучының товарны «намуслы билге»системасы тамгасы белән сату бурычы турында мәгълүмат бирелде.
Моннан тыш, халыкның социаль яктан зәгыйфь категориясе белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару максатларында, күзәтчелек органнары хезмәткәрләре финанс һәм социаль хезмәтләр алуның кайбер нечкәлекләрен искә алдылар. Аерым алганда, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре һәм банк счеты яки түләү картасы мәгълүматларын яки банк картасының пин кодын, СНИЛС номерын һ. б. хәбәр итүне сорап телефон аша мөрәҗәгать итүче таныш булмаган затлар белән аралашканда уяулык сакларга кирәклеген искәрттеләр.
Лекция-семинарны тыңлаучылар күзәтчелек ведомстволары белгечләренә видеоконференция үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм барлык бирелгән сорауларга тулы җаваплар алдылар. Шулай ук «сорау-җавап»форматында мондый очрашуларны арттыру турында теләк белдерделәр.