ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

24 августта районның авыл җирлекләрендә халык белән актуаль мәсьәләләр буенча очрашулар башланды. Беренче очрашулар 4 авыл җирлегендә узды инде: Сарабиккол, Урмышлы, Керлигәч һәм Федотовка җирлекләрендә.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Район халкыннан 6 мөрәҗәгать каралды, алар арасында Бөтенроссия эстафетасын үткәрү, бүлмә бүлеп бирү, янгын сүндерүчеләргә матди ярдәм күрсәтү, җир участогы чикләрен күршеләр белән кисешү.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез һәм кич белән кыска вакытлы җил белән секундына 15-18 метрга кадәр.

Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитетының «Эшчәнлек» бүлегендә, «Җәмәгатьчелек сораштыруы: Татарстан Республикасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты» бүлекчәсендә (https://monitoring.tatarstan.ru/kachestvo-predostavlyaemih-uslug-v-respublike-4787409.htm) темаларга сораштыру инструментарийлары (анкеталар) урнаштырылган:

Бөтенроссия халык санын алу фотоконкурсы галереясендә Россиянең барлык почмакларыннан 300 дән артык фотосурәтне күрергә мөмкин. Һәм бу әле башы гына — халык конкурсы дәвам итә, эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Аларны һәр россияле җибәрә ала.

Россиянең дәүләт символын популярлаштыру, балигъ булмаганнарны патриотик һәм гражданлык тәрбиясе, аларда үз Ватаннарына карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре формалаштыру – "Россия флагы көне" онлайн акциясенең максаты иде.

«Олимпия» балалар сәламәтләндерү лагеренда җәйге сезон ачылды. Хәзер биредә укучыларның өченче сменасы ял итә. Аларга монда ошыймы, дип кызыксынды Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, лагерьда Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм «Олимпия» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Руслан Лущиков белән бергә булып.

Татарстанда күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 1,6 млн. нан артык җир кишәрлеге турында белешмәләр бар, аларның 1,5 млн. нан артык - билгеләнгән чикләр белән.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Мәктәп еллары сугыш вакытында туры килә. Сыйныфташлары белән бергә колхоз басуларында да эшли: икмәк чәчәргә дә, җыярга да булышалар.

3 августтан Лениногорск районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Бу акциядә Лениногорск шәһәр Советы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, предприятие һәм учреждениеләр, шәһәр һәм районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре иң актив катнашты. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 160 тан артык булачак беренче сыйныф укучысы җыелган акчага мәктәпкә әзерләнүдә кирәкле ярдәм күрсәтелде. Балаларга мәктәп кирәк-яраклары, портфельләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International