Якташыбыз, тыл хезмәтчәне сугыш ветераны Александр Яковлевна Рак 90 яшьлеген билгеләп үтте

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Мәктәп еллары сугыш вакытында туры килә. Сыйныфташлары белән бергә колхоз басуларында да эшли: икмәк чәчәргә дә, җыярга да булышалар.

1947 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң шунда ук Дәүләт Банкына эшкә урнаша. Гомер буе Дәүләт Банкында бухгалтер булып 1985 елга кадәр эшли. Аннан пенсиягә чыга.

Ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аның өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар, аларның игътибарын даими чолгап алган.

Барлык Лениногорск халкына ул тынычлык һәм яхшылык тели. "Бар да бар, зарланырлык әйбер юк", - ди ул.

Александр Яковлевнаны юбилее белән Дәүләт Банкы җитәкчелеге, 11 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе котлады. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярны котлап, РФ Президенты В.В.Путинның  шәхси котлавын һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International