Лениногорск муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

3 августтан Лениногорск районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Бу акциядә Лениногорск шәһәр Советы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, предприятие һәм учреждениеләр, шәһәр һәм районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре иң актив катнашты. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 160 тан артык булачак беренче сыйныф укучысы җыелган акчага мәктәпкә әзерләнүдә кирәкле ярдәм күрсәтелде. Балаларга мәктәп кирәк-яраклары, портфельләр тапшырылды.

«Татнефть» ГАҖнең «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарщсе 100 беренче сыйныф укучыларына портфель тапшырды. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр аша ишегалды бәйрәмнәрендә 50 мәктәп рюкзагы һәм канцелярия товарлары алу өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.

Әлеге акция Лениногорск районында 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " хәйрия акциясе балаларны яңа уку елына әзерләүдә гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән, Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча ундүртенче ел традицион рәвештә уку елы алдыннан үткәрелә.

Быел Лениногорск районында беренче тапкыр 1013 булачак беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керәчәк, барлыгы 1 сентябрьдә 8643 укучы мәктәпкә барачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International