24 августта районның авыл җирлекләрендә халык белән актуаль мәсьәләләр буенча очрашулар башланды. Беренче очрашулар 4 авыл җирлегендә узды инде: Сарабиккол, Урмышлы, Керлигәч һәм Федотовка җирлекләрендә.
Барлык очрашуларда Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасарлары, бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар, мәгариф учреждениеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре, район Советы депутатлары, авыл җирлеге халкы катнаша.
Авыл халкы турыдан-туры җитәкчеләргә сораулар бирә. Халык белән очрашулар 2020 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.