2020 елның 5 сентябреннән 9 октябренә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе Рәисенең Региональ һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсе «Бердәм РОССИЯ» фракциясе депутатларын, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә башкарма һәм дәүләт хакимияте вәкилләрен җәлеп итеп, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган социаль-хокукый мәсьәләләр буенча өлкән буын гражданнарын кабул итү атнасын дистанцион режимда үткәрәчәк.
Әлеге элемтә каналлары буенча тематик кабул итүләр графигы: Instagram (opriemnaya116); Skype (Priemnayaer116), WhatsApp (8-987-205-00-63), шулай ук кайнар линия телефоны (8-800-216-00 («Минем депутат»порталы). Алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат (85555)5-16-11 телефоны буенча.
Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү атнасын үткәрү графигы кушымта итеп бирелә.