2020 нче елның 29 нчы сентябре көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәр халкына көзнең яңгырлар һәм салкын көннәр генә түгел, илһам, шигърият, матурлык булуын да искәртергә булдылар.
Шәһәр күленә «Көзге марафон»дип исемләнгән әдәби десант "төште" ул көнне. Үтеп баручыларга мәктәп программасыннан көз турында берничә шигырь юлын искә төшерергә тәкъдим иттеләр, шулай ук аларны әдәби викторина, танып – белү буклетлары, ә барлык китап сөючеләр өчен- буккроссинг тәкъдим иттеләр.